Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бу көнне Мөслимдә. 1980 ел вакыйгалары

Әлеге рубрикадагы язмалардан төрле елларда “Авыл утлары” газетасында яктыртылган вакыйгалар, яңалыклар хакында белерсез.

1980

Олимпиячеләр өчен генә түгел 

Шушы девиз астында, XIII кышкы Олимпия уеннарына багышлап, Олы Чакмак авыл яшьләре арасында спорт ярышлары үтте. Кече калибрлы мылтыктан атуда 8 класс укучысы А. Кашапов “мәргән” исемен алды. Ул 50 мөмкинлектән 40 очко җыйды. Механизатор Ф. Шакирҗанов һәм СПТУ укучысы А. Хәсәнов икенче һәм өченче урыннарны бүлештеләр. Әлмәт шәһәрендә врач булып эшләүче якташыбыз, разрядлы шахматчы Расил Зиннуров белән очрашу да истәлекле узды. Берьюлы 6 шахматчыга каршы уенда ул авыл спортчыларының күбесен җиңде. Барысы 18 партия уйналды һәм 16 шахматчы, җиңелүен белдереп, Расилның кулын кысты. Бары ике шахматчы гына аны бирелергә мәҗбүр итте... 
М. Зиннуров. 
Олы Чакмак авылы. 

Олы хезмәт җиңүе 

Районыбызның “Кызыл Октябрь” колхозы Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңүче дип табылды һәм КПСС Үзәк Комитеты, СССР Министрлар Советы, Вцспс һәм влксм Үзәк Комитетының Күчмә Кызыл байрагы белән бүләкләнде. 

Бәйрәмне – җиңүче булып 

Миңсәрвәр Мәҗитова былтыр һәр сыердан 2667 килограмм сөт савып, колхоз буенча икенче урынны яулаган иде. Быел да сынатмый: ул январьда һәр сыердан 360 килограмм продукт алды, район савымчылары ярышында җиңеп чыкты. Бүген ул һәр сыердан 10,7 килограмм сөт ала. 
Ф. Камалова. 
М. Горький 
исемендәге колхоз. 

Районда – яңа колхоз 

ТАССР Министрлар Советы рөхсәте һәм М. Вахитов исемендәге колхоз членнарының гомуми җыелышы карары нигезендә хуҗалык икегә бүленде: 
М. Вахитов исемендәге колхоз (барлык җир мәйданы 7072 гектар, үзәк усадьбасы Түбән Табын авылы). “Татарстан” колхозы (барлык җир мәйданы 4676 гектар, үзәк усадьбасы Югары Табын авылы). 

Сәхифәне 
Мөнирә Арсланова әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев