Бу безне бизәми!
Яңалыклар

Бу безне бизәми!

Кешенең үз-үзенә, күршесенә, туганына, райондашларына, куйган хезмәтләргә хөрмәте, ихтирамы – безнең киләчәкнең нигезе. Җирлегебездә булган уңай үзгәрешләргә куанып йөргәндә, кайбер нәрсәләр күңелне китеп ала – ул да булса тирә-юнебезне чүпкә батыру, үз артыбыздан калдыкларны җыя белмәү.

Гомумән, бу кешенең ялкаулыгы һәм әдәпсезлеге, дип уйлыйм. Ничек инде, шул җирлектә яшәп, шул табигать кочагында ялларыбызны үткәреп, сәламәтлегебезне ныгытып – күрә торып пычратырга була? Башыма сыймый... Мин моны яшьләр яки өлкәннәр эше дип бәялисем килми – барыбыз да бер-беребезгә хөрмәтле һәм рәхмәтле булып яшәсәк иде. Йортларыбыз, ишегалларыбыз, парк һәм скверларыбыз, урамнарыбыз, табигатебез – барысы да җиңел сулышта булып, чисталыктан күзләребезне камаштырып һәм сөендереп калсын иде!!!

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев