Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә
Яңалыклар

Бүген Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар көтелә

Төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исә, дип яза "Татар-информ".


Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 26 сентябрьдә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы саклана.

Көн дәвамында төньяктан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исүе фаразлана. Кыска вакытлы яңгырлар да булачак.

Көндезге һава температурасы Татарстанда - +6..+11, Казанда +8..+10 градус булыр, дип көтелә.


Нет комментариев