Бүген районда массакүләм рейд үткәреләчәк
Соңгы араларда җирлегебездә юл-транспорт һәлакәтләре арта бара.
Районның ЮХИДИ инспекторлары белән бергә чит район-шәһәрләренең юл патрульләре хезмәте Мөслим урамнарында кизү торачак. Соңгы араларда җирлегебездә юл-транспорт һәлакәтләре арта бара. Исерек килеш транспорт белән идарә итүче шоферлар саны да кимеми. Һәлакәтләрне кисәтү һәм булдырмау максатыннан рейд бүген иртәнннән төнгә кадәр дәвам итәчәк.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев