Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бүген район ветераннар советы һәм районның иҗтимагый советының берләштерелгән утырышы үтте

Бүген район мәдәният йортында район ветераннар советы һәм районның Иҗтимагый Советының берләштерелгән утырышы үтте. Анда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, район башлыгы Рамил Муллин, җәмәгать оешмалары вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнашты. Утырышта район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов, Иҗтимагый Совет рәисе Моряк Йосыпов узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады, проблемаларны ачыклап, киләчәккә бурычлар билгеләде. Район башлыгы Рамил Муллин җәмәгать оешмаларының эшчәнлеген анализлап, сорауларга җавап бирде. Ветераннар хәрәкәтендә, җәмәгать оешмаларында актив эшләгән бертөркем райондашыбызга муниципаль район башлыгының һәм район ветераннар советының рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев