Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Безнең гаилә традицияләребез

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Фәнис Габделхәй улы Корбановның юбилеен билгеләп үттеләр, ул интернат-йортта елдан артык яши

Социаль хезмәтләрдән файдаланучылар Фәнис Габделхәй улы Корбановның юбилеен билгеләп үттеләр, ул интернат-йортта елдан артык яши. Аңа 70 яшь тулды. Учреждение хезмәткәрләре юбилярны бәйрәме белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Тантанада катнашучылар үзләренең изге теләкләрен, юбилярга булган яхшы мөнәсәбәтләрен белдереп кул чаптылар. Туган көнгә багышланган җырлар яңгырады. Туганнар да онытмаганнар, якшәмбе көнне Фэнис абый бүләкләр, тәм-томнар белән килгән якыннарын каршы алды. Ул конне һәркем бәйрәм күчтәнәченнән авыз итте. Социаль хезмәтләрдән файдаланучы Фәрит Фәрвәзетдин улы Сәйфиевның да бүген туган көне иде. Аңа да бүләкләр тапшырылды, бәйрәме хөрмәтенә котлаулар яңгырады.
Бәйрәмнәр гаилә традицияләре тууга этәргеч бирә. Ә интернат-йортта тәрбияләнучеләр, анда хезмәт куючылар – үзе бер зур гаилә. Шуңа күрә матур истәлекләрне яңартучы, коллектив фотосурәтләр, матур көйләр белән бизәлүче бэйрәмнәр – туган көннәрен билгеләүчеләргә генә түгел, бөтен коллективка да бик мөһим.

Фото – Мөслим картлар һәи инваидлар интернат-йорты архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев