Безнекеләр шулай хезмәт итә
Иске Карамалы егете Нәргиз Гәрәевне солдат язмышы илебезнең иң ерак ноктасына – Владивостокка кадәр үк алып киткән.
Әлмәт физкультура техникумын тәмамлаган кешегә кырыс шартларга өйрәнү бик авыр булмагандыр. Армиядә дә ул үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәткән. Бу хакта әти-әнисенә килгән Рәхмәт хаты да дәлилли. Гөлсинә һәм Илшат Гәрәевләр уллары Нәргизнең уңышларына сөенүләрен яшерми. Нәргиз хезмәт иткән часть командиры кул куйган Рәхмәт хатында мондый юллар бар: “Гөлсинә Габдулловна һәм Илшат Ибраһимович! Сезнең улыгыз рядовой Нәргиз Гәрәев бик яхшы хезмәт итә, хәрби ант таләпләрен, командирлар һәм начальниклар боерыкларын, үзенә йөкләнгән бурычларны намус белән үти. Хәрби техниканы һәм коралны яхшы белә. Командирлары һәм иптәшләре арасында хөрмәт яулады. Инициатива һәм хезмәт яратуы өчен берничә тапкыр командование рәхмәтенә лаек булды. Шундый ул тәрбияләп үстергәнегез өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм.”
Нәргиз армия сафларына 2019нчы елның 29 июлендә алынган. Димәк, туган якларга кайтырга санаулы айлар гына калган. Нәргизгә хезмәтендә уңышлар телибез, әти-әнисе, якыннары белән исән-сау күрешергә язсын!
Фото – Нәргиз Гәрәевнең гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев