Безнекеләр үрнәк булды! 
Яңалыклар

Безнекеләр үрнәк булды! 

Бәйгедә Россия Федерациясенең 98 мең 838 балалар бакчасы катнашты.

“Үрнәк балалар бакчасы-2019” Бөтенроссия конкурсының җиңүчеләре билгеле. Бәйгедә Россия Федерациясенең 98 мең 838 балалар бакчасы катнашты. Россиянең 1 мең үрнәк балалар бакчасы составына Мөслимдәге “Кояшкай”, “Ләйсән”, “Миләшкәй”, “Карлыгач” балалар бакчалары керде. Конкурста җиңү яулаган бакчаларга 70әр мең сум күләмендә грант кайтачак. 

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев