Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Безнең күңелләрдә син, Тукай!” исемле шигырь бәйрәме узды. ФОТОРЕПОРТАЖ

Анда халык язучысы, прозаик Фоат Садриев, балалар шагыйре, А.Алиш, С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, мәктәп укучылары катнашты. Шигырь бәйрәмендә театральләштергән күренешләр белән бергә матур җырлар, аһәңле шигырьләр бик күп яңгырады.

Мөслимнең Печән базарында халкыбызның яраткан шагыйре – бөек Тукайның туган көненә багышланган “Безнең күңелләрдә син, Тукай!” исемле шигырь бәйрәме үтте. Анда халык язучысы, прозаик Фоат Садриев, балалар шагыйре, А.Алиш, С.Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе Мөҗәһит Әхмәтҗанов, мәктәп укучылары катнашты. Шигырь бәйрәмендә театральләштергән күренешләр белән бергә матур җырлар, аһәңле шигырьләр бик күп яңгырады. Тат.Бүләр мәктәбе укучылары әзерләгән “Таз” күренеше, Мөслим гимназиясенең “Беләзек” вокаль ансамбле башкаруындагы “Ак калфак” җыры, Әмәкәй мәктәбе укучысы Айрат Шамсның “Көтүче” мәсәле беркемне дә битараф калдырмагандыр. Тукайга мөрәҗәгать итеп, аңа багышлап язылган шигырьләр дә бихисап бит! Хәсән Туфанның “чәчәкләр китерегез Тукайга!”, Шәмсия Җиһангированың “Апрель”, Тимер Арсланның “Тукай тавышы”шигырьләре дә яңгырады бу көнне. Яңа Усы, Баланлы, Баек, Т.Табын, Тойгелде, Михайловка, Мари Бүләр, Олы Чакмак район үзәгендәге мәктәп укучылары бәйрәмгә зур әзерлек белән килгәннәр иде. “Шүрәле”, “Су анасы” әкиятләреннән сәхнәләштерелгән күренешләрне, Курайда башкарылган “Тәфтиләү” көен, “Китап”, “Милләткә”, “Эш беткәч, уйнарга ярый”, “Бәйрәм бүген” шигырьләрен күпме генә карасак та, тыңласак та, ялкытмас төсле. Шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев