Безгә язалар. Булганнан бар да була
Өч-дүрт ел инде кышын авылыбыз урамнарын Флүн Гатин кардан арындырды. Ул үз эшенә бик тә җаваплы карады. Юллар чистартылган булды. Быел, җирлектә тракторлар булмау сәбәпле, бу эш эшмәкәрләр кулына тапшырылды.
Рөстәм Шәяхмәтов – Күбәк авылы егете. Ул гаиләдә тынгысыз әти, таянырлык ир. Хатыны Гөлнара белән 6 бала тәрбиялиләр. Үз балалары янына тагын өч ир баланы тәрбиягә алдылар. Балаларын да үзләре үрнәгендә хезмәт сөючән, намуслы, кешелекле итеп үстерәләр.
Рөстәм үз хуҗалыгында күпләп мал асрый. Ике савым сыерлары бар, күпләп үгезләр симертәләр. 18 гектардан артык җирдә бөртеклеләр үстерә. Аның кулыннан килмәгән эш юктыр. Бер минутын да бушка үткәрми, нәрсәгә генә тотынса да батырып эшли. Әле безнең авылга килеп, бәрәңге бакчаларын да сөреп бирә. Җәйләрен печән чабу, аны җыеп бирүдә дә авыл халкына ярдәм итә. Җәйге челләдә дә, көзге яңгырларда да, чатнама суыкларда да эштән туктап торганы юк.
Бу кышта Рөстәм Октябрь авылы урамнарын кардан чистартты. Кеше йокыдан торганчы безнең урамнар киң итеп чистартылган була иде. Ә бит быел кар катламы шактый калын булды. Шуңа да карамастан, урамнарыбыз ике машина йөрмәле итеп чистартылды. Төннәрен светодиодлы лампочкалар белән яктыртылып торды. Өлкән яшьтәгеләр, скандинав таяклары алып, кичке урамга саф һава суларга чыктылар. Октябрь авылы халкы исеменнән Рөстәм Шәяхмәтовка зур рәхмәтебезне белдерәбез. Гаилә бәхете, сәламәтлек, күңел тынычлыгы телибез.
Гөлсинә Баһауова.
Октябрь.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев