Бездә шундый хәлләр бар
Без кечкенә чакта елга-инешләрдә боз кузгалган көн бәйрәмгә тиң иде. Мәктәпкә бармыйча, боз кузгалганын күзәткән бүген дә хәтердә. Елгада боз кузгалганны карарга безнең кебек бала-чагалар гына түгел, яшьләр, өлкәннәр дә җыела.
Фәндүс Вагыйзов,
Мөслим:
– Без кечкенә чакта елга-инешләрдә боз кузгалган көн бәйрәмгә тиң иде. Мәктәпкә бармыйча, боз кузгалганын күзәткән бүген дә хәтердә. Елгада боз кузгалганны карарга безнең кебек бала-чагалар гына түгел, яшьләр, өлкәннәр дә җыела. Мөслим күперендә боз киткәнен күрергә килүчеләрнең саны бихисап була иде. Боз киткән көнне елга буе бәйрәмне хәтерләтеп, таныш-белешләр белән аралашу чарасы да була иде. Ләкин ни дисәң дә, язгы ташуны күңел ниндидер бер сагаю белән көтә. Моннан берничә дистә ел элек Мөслимне су басып, урамнарда көймә белән йөрделәр. Ташу бәла-казасыз узсын, зур су елга-күлләрне суга тиендерсен, игеннәр җәйрәп үссен! Тагын бик күп еллар язгы ташуларны тамаша кылырга язсын. Хәзер бозның кузгалуы да үзгәрәк. Без бәләкәй чактагы төсле бозларның дәррәү кузгалып, бер-берсенә бәрелә-бәрелә, узыша-узыша акканын бер күрәсе иде тагын!
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев