Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бездә шундый хәлләр бар

– Соңгы елларда авыл урамнарын яктырту юнәлешендә күп эшләнә. Республикада эшләүче социаль проект – авыл урамнарын яктырткыч лампалар белән тәэмин итү программасы да гамәлдә. Бу максатка халыктан җыелган үзара салым акчасы да тотыла.

Җирлектәге Шуганка авылының Ленин урамы аша олы юл үтә. Быел октябрь аенда Казандагы “Төзелеш” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшчеләре әлеге урамны яктырту буенча күләмле эш башлаган иде. Төзүчеләр, 1200 метр арага металл баганалар утыртып, 30 яктырткыч урнаштырдылар. Бу дүшәмбедә эшне төгәлләп тә куйдылар. Әлеге эш юл буен яктырту программасы кысаларында республика бюджетыннан финансланды. Шул рәвешле Ленин урамы зур шәһәрләрдәге кебек яп-якты булып калды. Моңа кадәр әлеге урамны яктырткан лампалар башка урамнарга өстәп куелачак. Гомумән, урамнардагы сафтан чыккан яктырткыч лампалар алыштырылып тора. Урам утларын карап тору буенча Михайловка авылы егете Ильяс Вәлиев белән килешү төзелгән.

Илүсә Исламова, 
Баланлы авыл җирлеге башлыгы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев