Без Тукай оныклары!” – дип исемләнгән шигырь конкурсында катнашырга чакырабыз
Сезне Габдулла Тукайның 132-еллыгына багышланган "Без Тукай оныклары!" - дип исемләнгән шигырь конкурсында катнашырга чакырабыз. Конкурсның таләпләре:
- Габдулла Тукай шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгәнеңне видеотасмага яздырып, безгә юлла: электрон адрес: muslim-kitap@mail.ru, яки почта аша: РТ, Муслюмовский р-н, с.Муслюмово, ул. Пушкина, д.35
- Анкета тутыр.
- Видеотасмалар 14.03.2018 - 15.04.2018 аралыгында кабул ителә.
- Җиңүчеләр 26 нчы апрель көнне узачак Бөек шагыйребез Г.Тукайның иҗатына багышланган кичәдә бүләкләнә.
- Яшь аралыгы чикләнмәгән.
- Бездән бонус: ин беренче видео тасма җибәрүчене дә бүләк көтә.
Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.
Әлеге мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма! Катнашмый калма!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев