Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер тамырдан үскән гөлләр без

Яңа Сәет авылында гомер итүче олы апам Рәмзилә Мәүлиевага 7 ноябрь көнне 60 яшь тула.  

Җиһан көзнең алтын сулышына төренгән, табигать сихри бер тынлыкка чумган мизгелдә Күбәк авылында, гаиләдә икенче бала булып, әти-әниемнең бик бәхетле кызы булып дөньяга килә. Әйе, бик бәхетле ул. Бүгенге тормышыннан канәгать булып, балалары, оныклары, туганнары белән яши ул. Тормышы ничек кенә авыр булмасын, барысына да түзде ул. Һәр авырлыкны үзенең җилкәсендә татыды, яшь кенә килеш өч бала белән ятим калды. Хәләле Таһир абый вафатыннан соң өч бала өстенә кодагый да апам тәрбиясенә калды. Бик матур гомер итте алар. Төп йортка Таһир абыйның туганнары һәрвакыт кайтты, аларны якты йөз белән каршы алды, хөрмәт итеп озатып калды. Ашы, бәлеше пешкән булды. Ул бервакытта да зарланмады. Елагандыр авыр чакларда, күз яшен күрсәтмәде. Ә бит тормыш шундый матур башланган иде. Бер-бер артлы ике кыз, аннан малай туды, олы йортлар салып чыктылар. Туганнар, дуслар янда, сөеп-сөелеп яшисе дә яшисе бит. Нишлисең, тормыш китабы язылган. Шуны укый-укый, апам 60 яшькә җиткән. Кызлар – кияүдә, инде үзләре әни. Айдар да өйләнеп әти булды. Кодагыйны соңгы юлга күптән түгел генә озаттылар. Кеше үзенең әнисен дә ул кадәр тәрбияләмидер. Сабый урынына карады. Мунчасын кертте, кулдан ашатты, астын юды. Соңгы сулышын алганда да, янында апам булды. Кодагый 106 яшенә җитеп, бакыйлыкка күчте. 
Кырык ел элек апабыз: “Яңа Сәеткә кияүгә чыгам”, – дип кайткач, “Яңа Сәет кайда ул?” – дип елаган идек. Кырык ел сизелми дә үтеп киткән.
Бик матур гомер иттек без. Туганнарның кадерен белеп, рәхәт итеп аралашып яшәдек. Бер-беребезне бервакытта да ташламадык, шатлыкларны да, кайгыларны да бер иттек. Әнием (мәрхүмә инде): “Әниегез урынына олы апагыз кала. Җир астыннан юллар юк, йөрешегез, бер-берегезне ташламагыз”, – дип, васыять итеп калдырды. Без, биш бала, бер кулдагы биш бармак кебек, ябышып үстек, ябышып яшәдек, абыем гына юк (ул да мәрхүм инде).
Апа! Без – туганнарың – сине бик яратабыз, юбилеең белән котлыйбыз. Иң зур байлык – сәламәтлек, сиңа саулык телибез. Бәхетең тулы, гомерең озын, тормышың имин булсын. Йортың кояшы булып, балаларыңның игелеген күреп, озын, бәрәкәтле гомер кичерсәң иде.
Олы мәхәббәтнең җимешләре:
Син – апам, ә мин – сеңелкәш.
Җан җылысын еллар саклый күрсен,
Һәр иртәдә “сеңлем” диеп дәш.
Иң зур бәхет икән кыз туганга
“Апам” диеп, сеңел булуы.
Безнең тамыр бергә береккән бит,
Бергә үтсен гомер юлыбыз.
Без телибез сиңа теләкләрнең
Иң изгесен һәм иң олысын.
Тоеп яшә һәрчак тормышыңда
Һәрберебезнең күңел җылысын.
Иң изге теләкләр белән, сине 
яратып, хөрмәт итеп, сеңлең 
Раушания, Ленар, 
балалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев