Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Бер авылга – өч музей

Рус Шуган мәктәбе территориясендә 50 еллык тарихы булган музейлар комплексы эшли

Петр Днепров исемендәге Рус Шуган мәктәбе территориясендә өч музей бар. Туган якны өйрәнү музее – мәктәп эчендә, ә “Авыл ихатасы” һәм “Авыл мәгарифе музее” мәктәп ишегалдында урнашкан. Музейларга Президент грантлары фонды ярдәме белән һәм үзара салым хисабына ремонт башкарылды.

Туган якны өйрәнү музеена 1969-1974 елларда Рус Шуган мәктәбе директоры булган Николай Растатурин нигез сала. 1977-1985 елларда мәктәп директоры Шамил Шәрипов һәм биология укытучысы Евдокия Соловьева (музейның беренче җитәкчесе) музейны туплап, “аякка бастыра”. 

Музейда Бөек Ватан сугышы, авыл тарихы белән бәйле истәлекләр саклана. Музейда сакланучы иң кыйммәтле экспонат – Советлар Союзы Герое Петр Днепровның әтисе Алексей Поганкинның “Георгиевские кресты” ордены. Әлеге бүләккә А. Поганкин япон сугышында күрсәткән батырлыгы өчен лаек була. 

2019 елда Рус Шуган мәктәбе директоры Фирдәүс Фәрхетдинов “Авыл ихатасы” проекты белән “Президент грантлары фонды” конкурсында җиңү яулый һәм музейны төзекләндерү өчен РФ бюджетыннан 400 мең сум грант ота. Грант хисабына моңа кадәр чиркәү, клуб, мәктәп склады буларак кулланылган бина ремонтлана: тәрәзәләр, түбә, идән алыштырыла, капка-коймалар төзекләндерелә. 

– Территориясендә өч музей эшләүче мәктәп Татарстанда гына түгел, Россиядә дә юктыр. Музеебызга кызыклы экспонатлар җыярга тырышабыз. Тарих белән кызыксынучылар биредә бай мәгълүмат туплый ала, – ди Фирдәүс Фәрхетдинов.

“Авыл ихатасы” музеенда авыл халкының көндәлек тормышта кулланган кирәк-яраклар да бар. Агач киштәгә бизәкле тәлинкәләр, кашыклар, чәйнекләр эленгән. Кечкенә өстәл уртасына самавыр куйганнар, аның янында чынаяк, өстәл түрендә калак белән тәлинкә тора. Әйтерсең, кемдер чәй эчәргә әзерләнгән. Бүлмәгә талдан үрелгән бишек тә эленгән. Радиоалгыч, гармун, патефон кебек музыка кораллары да, элекке телефоннар да бар музейда. Шул рәвешле “вакыт машинасы” XX гасырның 40-60нчы елларына кайтара. “Авыл ихатасы” музеенда сәгатьләр күргәзмәсен ясаганнар. Стендта 80гә якын кул, дивар, кыңгырау башлы өстәл сәгатьләре урын тапкан.

– Фирдәүс Фәрхетдинов “Авыл мәгарифе музее” проекты белән Президент грантлары фондыннан тагын 444 мең сум грант отты. Нәтиҗәдә җирлектә тагын бер музей эшләнде. Музейларны төзекләндерүдә катнашкан шуганлыларга рәхмәт! – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.

Рус Шуган мәктәбендә төрле елларда балаларга белем биргән укытучылар, әлеге мәктәпне тәмамлаучылар турында материаллар туплаганнар. Методик ярдәмлекләр, төрле җыентыклар, сыйныф журналлары, физика кабинеты өчен укыту җиһазлары – барысы да авыл мәгарифе музеенда саклана. 

Музейлар халыкны рухи һәм матди яктан баету максатында эшли. Безнең бурыч – үткәннәргә хөрмәт белән карау.

Рәмилә Сәләмова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев