Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Бер атна эчендә биш исерек шофер тоткарланган

“Права”сын бер елдан артыграк вакытка алдыручыларга кабат машинага утыру хокукы имтихан тапшырганнан соң гына бирелә.

“Исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр саны кимеми. Бер атна эчендә генә дә биш исерек шоферны тоткарладык. Аларның икесе – шушы ук төр тәртип бозу сәбәпле машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән булып та, кабаттан эләгүчеләр. Алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыручылар ел башыннан 78гә җитте”, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов. Шунысын онытмагыз: алкогольле эчемлек кулланган хәлдә кабат эләккән очракта шофер таныклыгыннан өч елга мәхрүм итү каралган. Ә штраф күләме 300 мең сумга кадәр җитә. “Права”сын бер елдан артыграк вакытка алдыручыларга кабат машинага утыру хокукы имтихан тапшырганнан соң гына бирелә.

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев