Мөслим-информ

"Авыл утлары" газетасы - Мөслим районы

16+
Яңалыклар

Бензинга чиратта тору аркасында килгән штрафлар гамәлдән чыгарылачак

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итә, дип яза «Татар-информ»

Заправкада бензин салырга чиратта торганда, тукталыш һәм машина кую урыннары кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

 

«Мондый һәр очрак буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең барлык төбәк бүлекчәләрендә махсус карарлар кабул ителәчәк. Кагыйдә бозуның әһәмияте зур булмау яки шоферның чарасызлыктан шулай эшләргә мәҗбүр булуын исәпкә алып, мондый штрафларны гамәлдән чыгарачаклар», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Штрафларны гамәлдән чыгару законда билгеләнгән тәртиптә була – прокурор тарафыннан шикаять яки протест аша башкарылачак.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев