Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Белгечләр кабул итте

“Бердәм Россия көне” кысаларында Мөслим район үзәк хастәханәсенә Республика клиник хастәханәсеннән белгечләр килде.

Өлкән яшьтәге авыруларны табиб-пульмонолог, гастроэнтеролог кабул итте. Ә балалар поликлиникасында республика клиникасы белгечләре:  аллерголог, кардиолог, пульмонолог эшләде. Алар авыруларны карап консультация бирделәр, тиешле даруларны яздылар, кирәк дип тапкан очракта УЗИга һәм компьютер томографиясенә барырга тәкъдим иттеләр. Район хастаханәсе баш табибы Дамир Сөләймәнов сүзләренә карганда, һәр  табибка күренергә җитди авырулары булган унбишләп кешене чакырганнар. Бүген алар җитмешләп авыруны кабул иттеләр. Балаларын аллергологка күрсәтергә теләүче әти-әниләр бигрәк тә күп иде. Пациентлар Казан табибларының ешрак килүләрен сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев