Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

БДИ нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталыннан белеп булачак

Укучылар өчен дәүләт имтиханнары тәмамланырга да күп калмады. Аның нәтиҗәләрен һәркем зур түземсезсезлек белән көтә.

Укучылар өчен дәүләт имтиханнары тәмамланырга да күп калмады. Аның нәтиҗәләрен һәркем зур түземсезсезлек белән көтә. Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре «Дәүләт хезмәтләре» порталына киләчәк. Мәктәп тәмамлаучылар хәзер "Дәүләт хезмәтләре" ("Госуслуги") порталының шәхси кабинетында бердәм дәүләт имтиханы (БДИ) нәтиҗәләрен белә алачаклар. Бу хакта РФ Финанслар министрлыгы хәбәрендә - ведомствоның ВКдагы рәсми сәхифәсендә әйтелә. Имтихан нәтиҗәләре «Документлар» бүлегендәге «Мәгариф» өстәмә битендә урнаштырылачак. Аларны күрү өчен, «БДИ нәтиҗәләре» рәтендәге «Запрос» төймәсенә басарга кирәк. Имтихан нәтиҗәләре берничә секунд эчендә барлыкка килә һәм шәхси кабинетта саклана. 10 июньнән дә соңга калмыйча, география, химия һәм рус әдәбияты; 17 июньдә – рус теле; 20 июньдә математика буенча имтиханның беренче нәтиҗәләре билгеле булачак. Имтихан эшләрен эшкәртү графигы Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Рособрнадзор) сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев