Бай тарихи материал тупланган
Үзәк китапханәгә Дәүләт архивы тарафыннан “Та¬тарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” дип исемләнгән китаплар тапшырыл¬ды. Истәлекле китап Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллы¬гына багышланган.
Соңгы вакытта массакүләм мәдәни чараларны үзәк китапханәдә уздыру традициягә әйләнде. Узган атнада биредә әһәмиятле вакыйга булды. Районыбыз мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә һәм үзәк китапханә коллективына Татарстан Дәүләт архивы әзерләгән “Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” дип исемләнгән китап тапшырылды.
– Бу – бик тә истәлекле басма. Анда республика халкының Бөек Җиңүгә керткән зур өлеше турында бай тарихи материал тупланган. Бүгенге көнгә кадәр республикабызның тыл тарихын тулысы белән ачкан мондый күләмле хезмәт юк иде әле, – ди республика Дәүләт архивы вәкиле Илдар Шәфыйков.
Татарстаннан фронтка 700 меңгә якын кеше киткән, шуларның яртысы яу кырында ятып калган. Фронтовиклар дошманга каршы көрәшкәндә, аларның туганнары һәм якыннары тылда фидакарьләрчә эшләгән, фронтны сугыш кирәк-яраклары, азык-төлек һәм башка ресурслар белән тәэмин иткән. Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан халкы 262 млн сумнан артык шәхси акчасын гамәлдәге армия өчен хәрби техника җитештерүгә биргән. Тыл хезмәтчәннәре фронттагылар кебек үк Бөек Җиңү көнен якынайту өчен үзләрен аямыйча хезмәт иткән.
–Ватандашларыбызның сугышчан батырлыгы, тыл хезмәтчәннәренең Җиңүгә керткән өлеше турында яшь буынга дөрес мәгълүмат бирү әһәмиятле. Илебез тарихын өйрәнүдә бу китап, һичшиксез, тиңсез хәзинә. Районыбыз мәктәпләре һәм китапханәләр бу кадерле китапны дәресләр, тәрбияви чаралар үткәргәндә ярдәмлек буларак кулланачак, – диде район башлыгының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
Аналитик материаллар белән беррәттән, китапта беренчел чыганакларга да әһәмиятле урын бирелә. Архив документлары, плакатлар, афишалар, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовиклар хатлары, сугыш чоры открыткалары тәкъдим ителгән. Медиаресурсларны, китап тышындагы QR-кодны кулланып, смартфондагы махсус кушымта ярдәмендә табарга мөмкин.
Хәтер китабында сугыш елларында ветераннарыбызның армый-талмый хезмәт итүләре турындагы шәхси истәлекләре аеруча зур әһәмияткә ия. Үзәк китапханә коллективы, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, китапны нәшер итүдә башкарган зур хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Дәүләт архивы хезмәткәрләре адресына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Мәктәп китапханәләренең дә китап фонды даими яңартыла. VII чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин районыбыз мәктәпләренә китаплар җыелмасы бүләк иткән. Әлеге китапларда чит ил әдәбияты әсәрләре, балаларга адресланган маҗаралы әдәбият тәкъдим ителгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев