(Казан, 27 октябрь, "Татар-информ"). Башкортстанда пособиеның база күләме 58,4 процентка арттырылган. "Башинформ" хәбәр иткәнчә, әлеге республика парламентарийлары бүген, 27 октябрьдә беренче канун проектын кабул иткән.Төбәктәге гаиләләр өстәмә түләүләрне яңа исәп-хисап буенча алачак, чөнки документ 2017 елның 1 сентябреннән эшли башлый.
Пленар утырышта республика кануннарының социаль юнәлештәге тулы бер блогы кабул ителгән. Алар бала пособиеләрен, ятим балаларга, тәрбиягә алган гаиләләргә, пенсионерларга түләүләрне арттыруга йөз тота.
Ятимнәр, тизрәк аякка басып, үз тормыш юлларында урын тапсын өчен дә кайбер чаралар күрелгән. Аерым алганда, хәзер аларның эшкә урнашу буенча льготалар, эшсезлек буенча бирелгән түләүләре булачак.
Документ Башкортстан Башлыгы имзалаган үз көченә керәчәк.
Нет комментариев