Реклама
Яңалыклар
Башкаларга юл бирә белик!
Иминлек мәсьәләсен кайгырту районның ДАИ хезмәткәрләренә генә кайтып калырга тиеш түгел. Юллардагы вәзгыять өчен җәяүлеләр дә, машина йөртүчеләр дә җаваплы.
– Нинди генә чаралар куллансак та, спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итүче райондашларыбыз саны кимеми. Ел башыннан алкогольле эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән 28 кешене тоткарладык. Аларның берсе – хатын-кыз. Машина йөртү хокукы алынган килеш руль артына утыручылар да бар. Өч ай эчендә “правасыз” машина белән идарә иткән җиде кеше тоткарланды, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
– Кешенең спиртлы эчемлекләр куллануына үзе генә түгел, башкалар да гаепле. Берәр бәйрәм җиттеме, табынга спиртлы эчемлекләр чыга. Дуслар, туганнар бер- берсен сыйлый. Бәби тәпиен юа, аракысыз туй да күңелсез кебек тоела. Начар гадәт бу. Идән астыннан көмешкә сатучылар да байтак. Кибет аракысы зыянлы дип, халык көмешкәгә күчеп бара. Әйтерсең, анысы файдалы! – ди Мөслимдә гомер итүче Зөлфия Әхмәдуллина.
Районның ДАИ инспекторлары билгеләп үткәнчә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәүчеләр саны да арткан. Ел башыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган – тиешле урында җәяүлегә юл бирмәгән, светофорның кызыл утына чыккан унөч шоферга административ беркетмә төзелгән. Рейдлар барышында теркәлгән иң күп хокук бозулар – шоферларның иминлек каешын эләктермәве һәм балаларны махсус креслодан башка йөртү.
– ДАИ линиясе буенча штрафларны вакытында түләмәүчеләр белән дә эш алып барабыз. Суд приставлары белән берлектә узган рейдлар вакытында ике кешенең машинасына арест салынды, өч райондашыбыз сак астына алынды. Ел башыннан шундый төр штрафларны түләмәгән 29 кеше җаваплылыкка тартылды. ДАИ штрафларын вакытында түләгәндә сумманың яртысы гына алына. Ә штраф түләүдән качып йөрүчеләрне тоткарлаганда түләү вакыты узган була. Алар штрафны артыгы белән түләргә тиеш була, – ди Айнур Хәйретдинов.
Көннәр җылыта төшкәч, машинада чабулаучыларга мотоцикл һәм мопедларда узышучы яшүсмерләр дә кушыла. Баласына мотоцикл алып биргән әти-әнине җәһәннәмгә юллама бирүчегә тиңләргә була. Транспорт белән идарә итәргә хокукы булмаганнар бик еш авариягә тарый.
– Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш тоткарланган ир-егетләр: “Әз генә эчтем, кичә эчкәннеке калгандыр”, – дип хәйләли. Ә яшүсмерләр тизрәк качу ягын карый. Былтыр алар “ярдәме” белән Тукай урамындагы шлагбаум берничә тапкыр сынып төште. Мопед белән 16 яше тулган һәм аны йөртергә хокукы булган яшүсмерләр генә идарә итә ала. Зур юлга велосипед белән 14 яше тулганнар гына чыга ала. Кагыйдәне бозган өчен балаларның әти-әниләренә 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф салына.
Юлларда игътибарлы булу гына җитми, үзара ихтирамлы булу да кирәк! Башкаларны узам дип түгел, юл бирәм, дип яшәгез!
Лилия Шәймиева.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев