Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Балаларыбыз иҗаты. Яшәеш

Җиһанда – яз. Кояш үзенең нурларын кар өемнәренә бөтен көче белән “кадый”. Кар катламы да сынатмый, бирешми. Үзенең йомшаклыгын, аклыгын югалтса да, кояш белән аяк терәп көрәшә.

Хәзер инде ул йомшак түгел, тора салып, чәчелеп тә китми. Кояш нурлары аны шулай итте. Ул бозланды, калынайды. Кар бөртекләре бер-берсенә ныклап ябыштылар. Көчләре күбәйде, ныгыдылар. Әйе, күмәк булгач, бернәрсә дә куркыныч түгел. “Әле син безне тиз генә эретә алмассың!” – дип пышылдашты алар. 
Кояшка нәрсә, ул үзенең җылы нурларын барлык тереклек ияләренә тигез сибә, аларны сөендерә. Кояш җылысына агачлар да, кошлар да куаныша. Бертуктаусыз дөнья артыннан куган кешеләр дә, кояшның алтын нурларына “коенып”, шатлана. Шуның өчен дә кояш һәр көнне көлә-көлә чыга, көлә-көлә офыкка кереп югала. Беркемне дә җылы нурларыннан мәхрүм итми. Ләкин кар бөртеге генә сөенми: көннәренең санаулы калуын чамалый шул ул. 
Лилия Нуретдинова. 
Мөслим урта мәктәбе.

Фото– Рixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев