Балаларга юлда велосипедта йөрү тыела
Яңалыклар

Балаларга юлда велосипедта йөрү тыела

5 велосипедчы үсмергә, юл аркылы дөрес чыкмаган 8 укучыга карточкалар төзелгән.

Җәйге каникулларда велосипедта йөрүче балалар саны арта. Зур юлларга кечкенәләр бөтенләй чыкмаска тиеш. Соңгы елларда җирлегебездә  автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте дә көннән-көн арта бара. Шулай булгач, балаларның юл-транспорт hәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. “Ике ай эчендә генә дә 14 яше тулмаган, олы юлдан барган 5 велосипедчы үсмергә, юл аркылы дөрес чыкмаган 8 укучыга карточкалар төзелеп, әти-әниләренә кисәтүләр ясалды”, –дип хәбәр итә ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев