Балалар өчен лагерь эшләгән
Шуны әйтергә кирәк, әлеге лагерьга Октябрь авылыннан да балалар килде.
Иске Карамалы авылында кышкы каникул көннәрендә авыл мәчетендә балалар өчен лагерь эшләгән. 5 көн дәвамында балалар өчен Казаннан килгән шәкерт төрле уеннар,викториналар уздырган.
Сөләймән хәзрәт балаларга бүләкләр әзерләгән иде. Район мөхтәсибәте шулай ук күчтәнәч җибәрде. Балаларга авылның мөслимә апалары коймак әзерләделәр. Авыл мәдәният йортында эшләп килүче "Хуҗабикә" берләшмәсе тәм-томнар пешереп балаларны сыйладылар.
Барлык кирәк-яракларны алырга авыл җирлеге башлыгы һәм "Балкыш" кибете хуҗасы Рамил Борһанов ярдәм итте. Шуны әйтергә кирәк, әлеге лагерьга Октябрь авылыннан да балалар килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев