Балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлаячак
Балаларны гомуми изоляциядән соң кабул итү тәртибе ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Роспотребнадзор идарәсе тарафыннан эшләнә.
Укучыларның укуы дистанцион төстә дәвам итәчәк.
“12 майдан балалар бакчалары гадәти режимда эшли башлаячак. Укучыларның укуы дистанцион төстә дәвам итәчәк. 1-8 сыйныфлар 23 майга кадәр, 9-11 сыйныфлар 30 майга кадәр укый. 25-30 май көннәрендә 9-11 сыйныф укучылары өчен укулар гадәти режимда, ягъни, мәктәптә үтәчәк. Имтиханнар буенча үзгәрешләр юк, – диделәр район мәгариф бүлегеннән.
Фото-Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев