Бәйрәм ялларында үтәчәк чаралар
Озын Яңа ел ялларында актив ял итүчеләр өчен төрле чаралар оештырыла.
2 гыйнвар
9.30 – “Мизгел” яшьләр үзәгендә бильярд буенча район турниры. (18+)
10.00 – “Мөслим йөрәге” скверында техник юнәлештәге квест. (12+)
14.00 – туган як музеенда экскурсия. (6+)
3 гыйнвар
9.00 – “Яшьлек” спорт комплексында мөселман яшьләренең районара спартакиадасы. (18+)
10.00 – “Мөслим йөрәге” скверында “Исәнме, Кыш бабай!” Яңа ел котлавы. (6+)
14.00 – туган як музеенда татар киемен бизәү буенча мастер-класс. (12+)
14.00 – үзәк китапханәдә “Йөрәгемне былбыл чакты” исемле викторина. (12+)
19.00 – “Мизгел” яшьләр үзәгендә Алексей Котлов (DJ Дождик) катнашында дискотека. (18+)
4 гыйнвар
9.00 – “Мизгел” яшьләр үзәгендә Х.Шәмсетдинов истәлегенә шахмат турниры. (12+)
9.30 – “Аргамак” ат спорты мәктәбендә Ачык ишекләр көне. (6+)
9.30 – “Яшьлек” спорт комплексында хатын-кызлар командалары арасында Кыш бабай кубогына волейбол ярышлары. (18+)
9.30 – “Яшьлек” спорт комплексында 2009 елгы һәм аннан яшьрәк балалар арасында Кыш бабай кубогына милли көрәш ярышлары. (6+) 10.00 – З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында балалар театр коллективларының район конкурсы финалистлары спектакльләре. (6+)
15.00 – “Мөслим йөрәге” скверында “Кыш бабай һәм Кар кызының йолдызлы сәгате” исемле сәхнәләштерелгән күренеш. (12+)
5 гыйнвар
9.30 – “Яшьлек” спорт комплексында егетләр командалары арасында Кыш бабай кубогына мини-футбол ярышлары. (12+)
10.00 – З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында балалар театр коллективларының район конкурсы финалистлары спектакльләре. (6+)
15. 00 – “ Мөслим йөрәге” скверында “Яңа ел могҗизасы” исемле бәйрәм чарасы. (12+)
6 гыйнвар
15.00 – “Мөслим йөрәге” скверында Яңа ел балмаскарады. (16+)
18.00 – “Мөслим йөрәге” скверында Яңа ел дискотекасы. (18+)
7 гыйнвар
10.00 – “Мөслим йөрәге” скверында “Исәнме, Яңа ел!” исемле бәйрәм чарасы. (6+)
1-8 гыйнвар Авыл мәдәният йортларында, авыл клубларында олылар һәм балалар өчен күңел ачу, мәдәни-агарту чаралары. (16+)
15.00-21.00 – Г.Тукай исемендәге мәктәп паркында тимераяклар прокаты. (12+)
2-8 гыйнвар 10.00-20.00 – чаңгы базасы, “Тамчы” бассейны эшли, “Мизгел” яшьләр үзәгендә бильярд уеннары. (12+)
Реклама
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев