Бадминтон буенча ярышлар узды
Яңалыклар

Бадминтон буенча ярышлар узды

Җиңүчеләр "Яшьлек" спорткомплексы грамоталары, медальләр һәм кубок белән бүләкләнде.

Спорт һәм сәламәтләндерү декадасын йомгаклап, 7 гыйнвар көнне ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча ярышлар үтте. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Айгөл Шакирова алды. Икенче урында - Зарина Садретдинова, өченче урында - Айзилә Мөхәммәтҗанова.
Ир-атлар арасында Рузәл Ханов җиңү яулады. Инсаф Ханов - икенче, Ирек Минһаҗев өченче урынга чыкты. Җиңүчеләр "Яшьлек" спорткомплексы грамоталары, медальләр һәм кубок белән бүләкләнде.


Нет комментариев