Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авылларда җыеннар башланды

Михайловка һәм Тойгелде авылларында узган җыеннарда ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Рамил Муллин катнашты.

Район икътисады белән таныштырганнан соң, район башлыгы сүзне Альберт Хәбибуллинга бирде. Ул узган биш елда республикада гамәлдә булган программалар үтәлеше турында сөйләде. Михайловкада җыен үткән мәдәният йорты төзелүе, Тойгелде авылы мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелү шуның ачык мисалы булуын ассызыклады. Җыенда катнашучылар Альберт Хәбибуллинга һәм Рамил Муллинга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Михайловкалылар авыл юлларын төзү программасын булдыру турында тәкъдим керттеләр.

Михайловка һәм Тойгелде халкы алдында ТР Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та чыгыш ясады. Ул республика хөкүмәте, Президент исеменнән җыенга килүчеләрне сәламләде һәм фидакарь хезмәтләре өчен авыл халкына рәхмәтен җиткерде. “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” республика хәйрия акциясе кысаларында министр Михайловка авылында күп балалы гаиләдә яшәүче өч балага мәктәп портфельләре тапшырды. Шундый ук мәктәп букчасын министр кулыннан Тойгелде авылында тулы булмаган гаиләдә яшәүче бер бала да алды. 

Җыенда чыгыш ясаучылар Татарстан Республикасы Дәүләт Советына үтәчәк сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев