Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Авыл хуҗалыгы техникаларын саклауга кую

Бу үз чиратында техниканың хезмәт итү вакытын озайта

Төп авыл хуҗалыгы эшләре тәмамланганнан соң, эшкә җәлеп ителгән техника ремонтланырга һәм киләсе сезонга кадәр саклауга куелырга тиеш. Авыл хуҗалыгы техникасын вакытында һәм дөрес итеп саклауга кую аны эксплуатацияләүдә иң мөһим шартларның берсе булып тора. Бу үз чиратында техниканың хезмәт итү вакытын озайта.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә башкарыла торган эшләр белән танышу максатында районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе һәм ТР дәүләт техника күзәтчелегенең Мөслим бүлеге тыгыз элемтәдә тора. Җаваплы затлар һәм механизаторлар өчен консультацияләр бирелә, булган хаталарны, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эш тәртибе күрсәтелә.    
Техниканы карау нәтиҗәләре буенча хуҗалыклар җитәкчеләре һәм баш инженерларга техниканы яңа сезонга әзерләп бетерү һәм  ремонтлау эшләрен оештыру бурычы куела.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

Фото – Р.Кирамовның шәхси архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев