Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

“Август-Мөслим”: агробизнесның яңа технологияләрен кертәбез

“Август-Мөслим” – районда иң эре предприятиеләрнең берсе. 2020 елда агрофирма үсештә булды: җир мәйданнары артты, сөт комплексы төзелеше тәмамлана. Компаниянең генераль директоры Азат Нәҗметдинов ел йомгаклары хакында сөйләде. 

– Азат Рафитович, бер ел эчендә предприятиедә нинди үзгәрешләр булды? 
– Ел вакыйгаларга бай һәм нәтиҗәле иде. “Үрәзмәт” проекты төп эшебез булды. Мондый комплекс төзелеше – безнең районга дөньякүләм технологияләре килү ул. Ферма цифрлы җиһазлар, роботлар, климат-контроль системалары белән җиһазлана. Мегаферманың беренче чиратының төзелеше 95 процентка тәмамланган, сыер савучы роботларны сынарга җыенабыз. Ике партия күп сөт бирүче голштин нәселле таналар сатып алдык. Киләсе елда төзелешнең икенче чираты башланачак. “Үрәзмәт” сөт комплексында 2400 баш сыер асралачак. 
– “Август-Мөслим” үсемлекчелектә көчле позициядә тора. Монда да яңалыклар булгандыр? 
– Быел басуда пилотсыз дрон-сиптергечне сынадык. Бу – перспектив юнәлеш. Киләчәктә ул авыл хуҗалыгы авиациясен алыштырырга сәләтле. Дрон препаратларның тотылуын төгәл исәпли, караңгыда яхшы ориентлаша. 
Моннан тыш чәчү мәйданнары арту сәбәпле инфраструктураны киңәйтәбез. Ике яңа эремә узелы төзедек. Иске Карамалы авылында ашлык чистарту комплексы төзибез. Әлеге курсны киләсе елда да дәвам итәчәкбез. 
– Уңыш нинди булды? 
– 60 мең тоннадан артык югары сыйфатлы бодай, 25 мең тоннадан артык рапс җыеп алдык. Уңдырышлылык күрсәткечләре дә яхшы: арпа – 3,37 т/га, көнбагыш – 2,4 т/га. Башка традицион культуралардан да югары уңыш алдык. 
– Ел ахырына “Август-Мөслим”нең җир мәйданнары күпмегә җитте? 
– Башка районнарда да җир сатып алуны исәпкә кертеп, безнең 52 750 гектар җиребез бар. Эшләгән җирләребезнең бер өлешен арендалыйбыз. Арендага бирүчеләр “Август-Мөслим”нең ышанычлы компания булуына инандылар. Аренда түләвен һәрвакыт вакытында түлибез. Килешүдә каралганча – акчалата да, әзер продукция белән дә түлибез. Пайчылар белән яхшы мөнәсәбәтләр урнашты. Арендага бирүчеләр белән аңлашып эшлибез. Үзебезнең башлангыч белән җыелышлар үткәрәбез, пайчыларның тәнкыйть фикерләрен һәм тәкъдимнәрен игътибарга алабыз. Алга таба районда эшебезне яңгыраган тәкъдимнәрне, якларның ихтыяҗын исәпкә алып башкарабыз. Сүз уңаеннан шунысын да әйтергә кирәк: пайларны һәм җир участокларын кулай бәядән сатып алырга әзербез. 
– “Август-Мөслим”нең игенчелек технологияләре экология өчен кулайрак диләр. Бу шулаймы? 
– Без үзебез эшләгән җир мәйданнарына сак карашта. Эшчәнлегебездә иң алдынгы фәнни тикшеренүләргә таянабыз. Туфракны саклаучы No-till (ноутил) технологиясенә күчәбез. Техника аз йөрү сәбәпле, туфрак структурасы бозылмый. Мульча җир өстендә кала, бу озакка киткән корылык вакытында да дым сакларга мөмкинлек бирә. Нәтиҗәдә туфракта органика арта. Үз чиратында бу да уңдырышлылыкка һәм культураның азык сыйфатына уңай тәэсир итә. Бу фәнни нигездәге чаралар экологияне яхшырта, икътисадый яктан үзен аклый. 
– Сезнең инвесторыгыз – үсемлекләрне саклау чаралары җитештерүче. Уңдырышлылыкны күтәрү максатында химик препаратлар кулланылачакмы? 
– Әйе, безнең компаниянең учредителе –  “Август” фирмасы акционерлык җәмгыяте үсемлекләрне саклауның химик чараларын җитештерә. “Август”ның продукциясе халыкара стандартларга җавап бирә, дөнья базарында аңа ихтыяҗ бар. Югары сыйфатлы препаратлар тармакның әйдәүче белгечләре тарафыннан эшләнгән. Җитештерүнең экологик куркынычсызлыгы халыкара системасы буенча контрольдә тотыла. Препаратларның сыйфаты җитештерүнең барлык этапларында, чималдан алып, фасовкалауга кадәр,  заманча лабораторияләрдә тикшерелә. Без җитештергән продукция дә җитди лаборатор контроль үтәчәк. Без барысын да фән кушканча эшлибез, югары дәрәҗәдәге профессионаллардан консультация алу мөмкинлегебез бар. 
– Коллектив Яңа елны нинди кәеф белән каршы ала? 
– Командабыз көчле һәм тупланган. Алдыбызда зур бурычлар тора. Без аларны, һичшиксез, хәл итәрбез! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев