Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җавап бирәсебез була

Бөтенесе дә төзекләндерү белән мәшгуль: агач, чәчәк утырталар, парклар, пляжлар ясыйлар, балалар мәйданчыклары урнаштыралар. Бөтен җирдә – чисталык, матурлык. Уңайлы, күңелле. Моның өчен бик күп акчалар тотыла. Ә менә кибетләр, балалар бакчалары янында иясез песиэтләрне беркем күрми яисә күрергә теләми. Балалар күрә, өлкәннәрнең мөнәсәбәтен дә күрә. Битарафлык, каты күңеллелек, хәтта рәхимсезлек. Моны балаларга ничек аңлатырга соң? Ничек аларны игелекле, ярдәмчел итеп тәрбияләргә соң?

Күз алдыбызда ярдәмгә мохтаҗ хайваннар салкыннан һәм ачлыктан үлә. Ел саен этләрне аталар. (Югыйсә закон тарафыннан бу күптән тыелган). Ни өчен аталар аларны? Кешеләр аларны урамга чыгарып атканга алар гаепле түгел бит. Хайванны алып – бер тапкыр, аны урамга чыгарып ташлап, икенче тапкыр уйсыз гамәл кылдылар. Кешеләр үзләре кулга өйрәткән җан ияләре өчен җаваплы булырга тиеш! Мин бәләкәй чакта ук әбием: – Хайваннарны урамга чыгарып ташлап, аларны ачлыкка дучар итү – иң зур гөнаһ. Аллаһы Тәгалә каршында иң беренче итеп хайваннарга мөнәсәбәтебез өчен җавап бирәсебез була, – дип әйтә иде. Бер карарга килеп, нәрсәдер эшли башларга кирәк. Район үзәгендә, авылларда җыеннарда сөйләшергә, бәлки, бер елның үзара салым акчасын иясез хайваннар өчен приют төзүгә тотаргадыр. Һәр йорттагы эт-песиләрне исәпкә алыргадыр. Аларны урамга чыгарып ташлаган кешеләр өчен ниндидер җаваплылык яисә штраф кертергә. Бәлки, үзләре теләп акча бирүчеләр дә булыр, хакимият тә акча бүлеп бирер. Андый приютлар һәр шәһәрдә диярлек бар. Мөслим дә шәһәр кебек бит, чит илләрдән кунаклар да килә. Аларда бит иясез, урамда хуҗасыз йөрүче хайваннар юк та юк инде. Аңлагыз, ул эт-песиләр – тере җаннар, җан ияләре бит. Алар бит барысын да аңлый. Бары тик ни өчен аларга шундый караш икәнен генә аңламыйлар. Ни өчен аларны урамда калдырдылар, ни өчен ачлыкка дучар иттеләр?! Бу проблемага иҗтимагый оешмалар, волонтерлар игътибар итсен иде. Бу бит барыбыз өчен дә мөһим!

Ихтирам белән Мөслим районы кешесе.

Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев