Атна ахырында Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә
Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итте
Җомга һәм шимбә көннәрендә, 22 һәм 23 майда, Татарстанда һава торышы үзгәрмәячәк диярлек, явым-төшем көтелми. Алдагы төндә термометр баганалары +4 тән +9 градуска кадәр төшәчәк, кайбер урыннарда +14 градуска кадәр. Көндез һава +23 тән +28 градуска кадәр җылыначак. Шимбә көнне температура күтәреләчәк: төнлә +7 дән +12 градуска кадәр, көнбатышта урыны белән +16 градуска кадәр, ә көндез +26 дан +31 градуска кадәр җылы булачак.
Якшәмбегә каршы төндә, 24 майда, сизелерлек явым-төшем көтелми, термометр баганалары +8 дән +13 градуска кадәр, көнбатышта кайбер урыннарда +16 градуска кадәр күтәрелә. Әмма иртәнге һәм көндезге сәгатьләрдә төбәк атмосфера фронты йогынтысы зонасында булачак. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар явачак, һәм җилнең секундына 15 метрга кадәр көчәюе ихтимал. Көндез республика буенча һава температурасы +23 тән + 28 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, 25 һәм 26 майда Татарстанда һава торышын төньяк циклонның фронталь бүлекләре билгеләячәк. Урыны белән кыска вакытлы һәм яшенле яңгырлар ява. Тәүлекнең якты вакытында һава +23 тән +28 градуска кадәр җылыначак. 26 майда салкынрак булачак: +19 +24 градуска кадәр җылы көтелә, ТРның көнчыгыш районнарында +27 градуска кадәр.
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев