«Атлап баручы автобус» акциясе узды
11 апрель көнне дә «Күбәләк» балалар бакчасына йөрүчеләр «Атлап баручы автобус» (Шагающий автобус) исеме астында акциягә чыктылар. Бу чараның максаты – балаларны юл, урам инфраструктурасы белән таныштыру, бару-кайту юлларында куркынычсыз маршрут сайлау.
Юл иминлеген тәэмин итү буенча акцияләр үткәрү Мөслимдә традициягә кереп бара. Мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүче нәниләр мондый чараларга бик теләп, актив катнашалар. 11 апрель көнне дә «Күбәләк» балалар бакчасына йөрүчеләр «Атлап баручы автобус» (Шагающий автобус) исеме астында акциягә чыктылар. Бу чараның максаты – балаларны юл, урам инфраструктурасы белән таныштыру, бару-кайту юлларында куркынычсыз маршрут сайлау. Әзерлек төркеменә йөрүче балалар үзләре алдан әзерләп ясаган автобус макетын тотып, сары ЮХИДИ жилетлары киеп, тезелеп, кулларына кечкенә әләмнәр тотып балалар бакчасы территориясеннән юлларын башладылар. Кооперативная урамы буенча үтеп, Мөслим гимназиясе урнашкан урамга чыктылар, анда урнашкан күптөрле юл билгеләрен карап үттеләр, аларның ни өчен кирәклеген аңлаттылар. Шулай ук җәяүле кичүендә юлларга төшерелгән разметка сызыкларына аңлатма бирделәр, юлдагы ясалма тигез түгеллекләрне дә (искусственная неровность), аларга карата куелган махсус юл билгесен дә балалар бик яхшы итеп аңлатып бирделәр. Гимназия территориясеннән үткәндә балалар территория җыештырырга чыккан өлкән класс укучылары белән дә сөйләштеләр. Гимназиянең ишек төбендә торучы купсанлы велосипедлар балаларда аеруча кызыксыну уятты. Өлкәннәр аларга велосипедта 14 яше тулганнар гына йөри ала дип аңлатма бирделңр, кечерэк яшьтәгеләр моның өчен ЮХИДИ хезмәткәрләреннән кисәтү алырга мөмкинлеген дә әйттеләр.
Акция балалар өчен бик кызыклы һәм файдалы үтте. Аларның барысына да «Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесенең истәлек бүләкләре тапшырылды.
Алсу Ситдыйкова,
«Юл иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесең
Сарман һәмм Мөслим районнары буенча бүлекчә җитәкчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев