Ата-аналар җыелышы үткәрелде
Яңалыклар

Ата-аналар җыелышы үткәрелде

Әти-әнинең балага дөрес итеп тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләре күтәрелде

Район үзәгендәге “Миләшкәй” балалар бакчасында чираттагы ата-аналар җыелышы үткәрелде. Анда әти-әнинең балага дөрес итеп тәрбия бирү, әхлак мәсьәләләре күтәрелде. Тәрбиячеләр төрле уеннар әзерләп, мавыктыргыч биремнәрдә әти-әниләрне уйнатты. Җыелыш ахырында кечкенә “Эколята”лар белән бергә макулатура җыю акциясенең нәтиҗәләре дә игълан ителде. Акция җиңүчеләренә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Наилә Нәбиева фотолары 


Нет комментариев