Ашлама кайтару дәвам итә
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә минераль ашлама туплауда хөкүмәт ярдәме күрсәтү агымдагы елның 1 маена кадәр озынайтылды, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайты.
Быел тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә һәр гектарга уртача 70 кг ашлама туплау бурычы тора. Районда бу күрсәткеч әлегә 58,4 кг тәшкил итә. “Август-Мөслим” һәм “Туган як” агрофирмаларында тупланган ашлама күләме 70 кг чиген үтеп китте. “Исламов”, “Авзалов”, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыкларында да кыр сые кайтаруга җитди игътибар бирелә, ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев