Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Алсу Туйчинаның «Матурлыкны күрергә» дип исемләнгән күргәзмәсе ачылды

Бу - Алсу Туйчинаның сан ягыннан бишенче шәхси күргәзмәсе

Мөслим туган якны өйрәнү музееның күргәзмәләр залы бекайчан да буш тормый. Кичә биредә үзенчәлекле сәнгать әсәрләре - Яр Чаллыда яшәп иҗат итүче талантлы портретчы, график, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы Алсу Туйчинаның "Матурлыкны күрергә" дип исемләнгән картиналар күргәзмәсе ачылды.

Бу - Алсу Туйчинаның сан ягыннан бишенче шәхси күргәзмәсе. Мөслимдәге күргәзмәсенә рәссам 30 картинасын алып килгән.

Алсу ханым - портрет остасы. Әсәрләрендә - аның якыннары, дуслары, тормышында зур роль уйнаган шәхесләр. Араларында төрле һөнәр ияләре, балалар, хатын-кыз образлары, махсус хәрби операция геройлары бар.

Чараны "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар патриотик җырлар белән башлап җибәрде. Күргәзмәне ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзасы Рәйхан Хантимеров чыгыш ясады.

Рәссам үзен җылы итеп каршы алган район халкына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде, картиналарының кыскача тарихы белән таныштырды.

Әлеге чара турында телевидение өчен сюжет эшләнә. Безнең тапшыруларны карарга онытмагыз.

Күргәзмә ай ахырына кадәр Мөслимдә булачак.

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев