Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Алмашына еллар, үтә чорлар, тарих булып кала үткәннәр

Ел дәвамында ирешелгән уңышлар, үткәрелгән чаралар, юбилейлар...

Авыл хуҗалыгы

Быел районда рекордлы уңыш – 200,7 мең тонна икмәк җыеп алынды. Уртача гектар биреме 39,1 центнерны тәшкил итте. “Туган як” агрофирмасында Россиядә өченче булып яңа ашлык киптерү комплексы сафка басты. “Фаиза” кооперативында быел – сыр заводы, “Чайка”да “Заря” кооперативы ачылды.

Мәдәният

Мөслим халык театры “Зәңгәр шәл” спектакле белән “Идел-йорт” регионара фестиваль-конкурсында гран-прига лаек булды. Бу – Мөслим халык театры тарихында икенче гран-при.
Юбилейлар

Түреш авылы – 100, Каенсаз авылы – 120 еллык юбилеен билгеләп үтте. Советлар Союзы герое П.Днепров исемендәге Рус Шуган гомуми белем бирү мәктәбе 140 еллыгын билгеләде. Олы Чакмак авылында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны зурлап үткәрделәр.

Үзебез турында үзебез

Мөслим-информ быел, республика һәм Россиякүләм бәйгеләрдә катнашып, җиде дипломга лаек булды.
Моннан тыш “Авыл утлары” (“Сельские огни”) газетасы “Сәламәтлек” проекты белән РФ мәгълүмат чаралары арасында грант отты.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев