Алкоголь продукциясе – контроль аша
Полиция хезмәткәрләре җирлегебездә алкоголь продукциясе әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозучыларны ачыклау буенча чараларны даими үткәрәләр.
Мондый тикшерүләр барышында гражданнар тарафыннан сыйфатсыз спиртлы продукцияне рөхсәтсез сату очраклары ачыклана. Мәсәлән, сентябрь аенда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәм республика дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Симәк авылында шундый продукция сату фактын ачыклады. Продукция алынып, әлеге факт буенча тикшерү бара.
Фото - Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев