Актриса Юлия Михалкова татар ир-атларын иң матурлардан, дип саный
Яңалыклар

Актриса Юлия Михалкова татар ир-атларын иң матурлардан, дип саный

Бу хакта ул Казанда - үз иҗатын сөючеләр белән очрашуда белдерде.

( «Татар-информ», Ольга Голыжбина). «Уральские пельмени» актрисасы Юлия Михалкова Казанда «Маяковский» иҗади киңлегендә иҗатын яратучылар белән очрашты. Анда ул үзенең игътибарын нинди ир-атлар җәлеп итүе хакында сөйләде. "Иң матур ир-атлар - татарлар", дип билгеләп үтте ул.

"Мин акыллы, тәртипле ир-атларны яратам. Андрей Борисович («Уральские пельмени» тамашасындагы хезмәттәше Андрей Рожков) кебекләрне. Ул - үрнәк гаилә башлыгы, ярата белүче ир-ат, өч бала әтисе. Хатыны да акыллы, үткен сүзле. Шаян телле ир-атларны яратам", - диде ул.


Нет комментариев