Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Акциягә кушылдылар

Вәрәшбаш авыл жирлеге халкы мобилизацияләнгәннәргә әйберләр җыю теләген белдерделәр.

Кеше язмышына битараф булмаган Вәрәшбаш  авыл жирлеге халкы мобилизацияләнгәннәргә  әйберләр җыю теләген белдерделәр. Әйбер жыюны Вәрәшбаш авыл жирлеге башлыгы Зөлфия Галиева һәм Иске Вәрәш мәдәният йорты житәкчесе Айгөл Ганиева оештырып жибәрде. Авылыбызның яше-карты бу акциягә теләп катнаштылар. Нигездә куллану вакыты озак булган азык-төлеккә өстенлек бирелде, шәхси гигиена әйберләре алып килүчеләр дә булды. "Хәттә бер әби әйберләр арасына 10 тимер калак салып килгән иде", - диләр оештыручылар. Җыелган әйберләр мәдәният йортында кабул ителеп, исәп-хисабы алынып, уңайлы савытларга тутырылып, Мөслим "Мизгел" яшьләр үзәгенә илтеп тапшырылды. Жирлегебез халкы белән горурланабыз, бик зур рәхмәт авылдашларга. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын, егетләребез исән-имин кайтсыннар!

Вәрәшбаш авыл җирлеге 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев