Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Ак калфак”лылар – Мөслимдә!

12 – 13 июль көннәрендә Мөслимдә “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын – кызлар республика иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узды.

Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук күрше-тирә республика һәм өлкәләрдән, чит төбәкләрдән килгән 100 гә якын “Ак калфак” оешмасы вәкилләре “Ык буе татар авыллары тарихы: үткәне һәм бүгенгесе”  дигән темага сөйләштеләр, фикер алыштылар һәм тәҗрибә уртаклаштылар. Кунаклар шулай ук, районыбызның җирле йолалары, гореф-гадәтләре, данлыклы шәхесләре, һөнәрчеләре белән дә таныштылар.
Мөслимебез кунакларны Түбән Табын авылы чигендә, милли моңнарыбыз һәм чәк - чәк белән каршы алды. Мөслим муниципаль район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова һәм Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслим бүлеге җитәкчесе, иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтановлар кунакларны сәламләде.
Әле яңа гына ачылган, шулай булса да мөслимлеләрнең яраткан урынына әйләнгән “Бәхет” скверы беренчеләрдән булып кунакларны кабул итте. Биредә алар скверның төзелү тарихы, ачылу максатлары белән таныштылар һәм истәлек фотоларына төштеләр.
“Чишмәләрдә – гомер агышлары”
Иске Вәрәш авылының Дуслык чишмәсе кунакларның күпчелегенә яхшы таныш, чөнки биредә алар “Каз өмәсе” фестивале вакытында булганнар иде. Ә бүген чишмә аларны тагын да төзекләнеп, матурланып каршы алды. Бирегә килгән кунакларны капка төбендә милли киемдәге кызлар сәламләде. 
– Без бүген бик күптәннән көткән кунакларыбызны ихлас күңелдән каршы алабыз. Аларга үзебезнең авылга гына хас булган йолабызны күрсәтәбез, үзләренең кул эшләре, һөнәри осталыклары белән матур итеп гомер итүче авылдашларыбыз белән таныштырабыз. Шөкер, бүген җирлегебездә шушылай бер-беребез белән аралашып, бердәм булып яшәвебез белән хаклы горурланабыз һәм кунакларыбызга да шуны күрсәтә алырбыз дип уйлыйм, – ди Вәрәшбаш авыл җирлеге башлыгы Зөлфия Галиева.
Чишмә янында кунакларга су буенда самавыр агарту йоласы тәкъдим ителде. Искевәрәшлеләр әлеге йоланы тагын да яңартып, заманчалаштырып күрсәттеләр. Чишмә ихатасында себерке бәйләү, төрле шифалы үлән чәйләрен әзерләү буенча узган мастер-класслар да кунакларыбыз күңеленә хуш килде:
– Мин Мөслимдә бүген беренче тапкыр һәм һәрнәрсәгә ушым китеп, шудый зур сокланып һәм татарлыгыбыз өчен чын күңелдән горурланып йөрим, – ди Австралиянең Сидней шәһәреннән килгән Лилия Сәмигуллина. Ике дистә елдан артык Австралиядә яшәсә дә, Лилия ханым үзе Татарстан кызы, тумышы белән Түбән Камадан. 
– Мин бик шатмын бүген мөслимлеләрнең шушындый бай, матур тормышта яшәүләренә. Һәркайда чисталык, эстетик зәвык белән төзелгән һәм башкарылган эшләрне күрергә мөмкин. Әле яңа ачылган “Бәхет” паркы гына да, зур шәһәрләрнекеннән бер дә ким түгел. Биредә искиткеч ачык күңелле халык яши, рәхмәт мөслимлеләргә, – ди ул.
 

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 14 июль санында.

Айзилә Мөхәммәтҗанова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев