Кичә Мәскәүдә узган матч 3:2 исәбенә "Ак Барс" файдасына төгәлләнде. "Ак Барс"тан алкаларны Владимир Ткачев (9 нчы минут), Антон Глинкин (17 нче минут) һәм Джастин Азеведо (54 нче минут) кертте. Боз хуҗаларыннан Виктор Комаров (26 нчы минут) һәм Лукаш Радил (41 нче минут) уңышка ирешә алды.
Шулай итеп, "Ак Барс" хоккейчылары 2018 елга чыккач рәттән икенче тапкыр җиңүгә иреште. Әлеге җиңүдән соң "Ак Барс" Көнчыгыш конференциядә беренче урынга күтәрелде. Казан командасының 48 уеннан соң 88 очкосы бар. Дөрес, үкчәгә басып килүче "Автомобилист" командасы (87 очко) бу көнгә 47 генә уен уздырган.
8 гыйнварда "Ак Барс" кунакта "Северсталь" командасы белән очраша.
Нет комментариев