Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Ак Барс" командасы баш тренеры елның соңгы матчындагы җиңелү сәбәпләрен атады

Уен язмышын кагыйдә бозуларның күп булуы хәл итте, ди Билалетдинов.


( "Татар-информ", Фәрит Салихов). Новосибирскида "Сибирь" командасына оттырганнан соң, "Ак Барс" хоккей командасы баш тренеры Зиннәтулла Билалетдинов елның соңгы матчындагы җиңелү сәбәпләрен атады.

"Азчылыкта күп калу безгә теләгәнчә уйнарга мөмкинлек бирмәде. 14 минут - бу күп. Азчылыкта уйнап, күп көч сарыф иттек. Һөҗүмдә нидер оештырыр өчен көч җитмәде", - диде Зиннәтулла Билалетдинов.

Баш тренер НХЛ карьерасын төгәлләп Казанга кайткан һөҗүмче Александр Бурмистров турында сорагач, аның белән әле очрашмавын җиткерде.

"Әле аны күрмәдем дә. Шуңа да нинди хәлдә икәнен әйтә алмыйм. Уйларбыз. Хәзер безгә әзерлек өчен вакыт бар. Джастин Азеведоның әзерлегеме? Ул әзер түгел. Аны чарасызлыктан, шушы уеннар аша тәртипкә китерү өчен чыгарабыз. Имгәнүе җитди иде. Шул хакта уйлый. Булышырга кирәк", - диде Билалетдинов.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" хоккейчылары бүген КХЛның даими чемпионаты кысаларында "Сибирь" командасына оттырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев