«Ак Барс» хоккейчылары ЦСКА командасы белән очраша
(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген - 17 ноябрьдә Казанның «Ак Барс» хоккейчылары Континенталь хоккей лигасы даими чемпионатында Мәскәүнең ЦСКА командасы белән уйный.
Көндәшләрнең ил чемпионаты кысаларында 62 мәртәбә очрашканы бар: Казан командасы исәбендә - 36 җиңү булса, ЦСКА 23 мәртәбә уңышка ирешкән, 3 матч тигез исәпкә төгәлләнгән.
Шунысы игътибарга лаек: соңгы вакытта «Ак Барс» хоккейчылары ЦСКА командасына каршы уңышсыз чыгыш ясый. Узган сезондагы ике уен да, мәсәлән, «Ак Барс»ның җиңелүе белән төгәлләнде - 2:4 һәм 1:3. Алай гына да түгел, «Ак Барс» хоккейчылары ЦСКАны Мәскәүдә 2012 елдан бирле төп вакытта җиңә алганы юк.
Бу сезонда 29 матчтан соң 64 очко туплаган ЦСКА хоккейчылары Көнбатыш конференциядә - икенче, 30 уенда 59 очко туплаган «Ак Барс» командасы «көнчыгыш»та беренче урында бара.
ЦСКА - «Ак Барс» матчы 19.30 сәгатьтә башлана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев