“Җәяүле” операциясе старт алды
Аның максаты – җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау.
12 сентябрьдән районда “Җәяүле” профилактик операциясе старт алды. “Аның максаты – җәяүлеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәү буенча профилактик эш үткәрү. “РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 4.1 пункты нигезендә, тәүлекнең караңгы вакытында яисә күз күреме начар булган шартларда юл аша һәм юл читендә хәрәкәт иткәндә җәяүлеләрдә яктылыкны кайтаручы элементлар булырга тиеш. Әти-әниләр бу хакта онытмасын иде!” – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Фото https://ru.freepik.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев