Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Агымдагы язылу кампаниясе барышында балалар өчен татар басмаларына ихтыяҗ артты

13 декабрьгә кадәр «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналларына һәм «Көмеш кыңгырау» газетасына 13 процентка кадәр ташлама белән язылырга мөмкин.

2021 елның беренче яртыеллыгына язылу кампаниясе барышында балалар өчен татар газеталарына һәм журналларына ихтыяҗ артты. "Татмедиа"нең «Салават күпере», «Сабантуй», «Ялкын» журналлары, «Көмеш кыңгырау» газетасы кебек басмаларына сорау зур. 

Язылу чорында шулай ук "Татмедиа" сайты аша онлайн-язылу саны артты.

Татарстан балалар басмалары төрле яшьтәге балалар өчен каралган. 0+ категориясендә — «Салават күпере» журналы, 6+ - «Сабантуй» журналы һәм «Көмеш кыңгырау» газетасы, яшүсмерләр өчен «Ялкын»журналы. Бу басмаларның тиражлары арта.

Әлеге газета һәм журналларның баш мөхәррирләре аңлатуынча, басмалар мультимедиа форматына, ягъни һәр номерда, кәгазьдә мәгълүматтан тыш, QR-кодлар да бар. Укучылар алар буенча видеороликлар һәм уеннарга, татар мультфильмнарын һәм әкиятләрен карарга, иҗади остаханәләрдә катнаша алалар. Мәсәлән, «Салават күпере» журналы һәр әбүнәчегә рәсем ясау буенча онлайн-дәресләрдә катнашу мөмкинлеге бирә.

13 декабрьгә кадәр бу басмаларга язылу бәяләренә ташлама гамәлдә-13 процентка кадәр.

Балалар басмаларына Татарстан халкы гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә яшәүчеләр дә языла ала. "Татмедиа" АҖ басмаларына podpiska.pochta.ru сайтында да язылырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев