Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

«Ачык ишекләр көне» үтте

Мөслим үзәк район хастаханәсендә «Ак халатлы фәрештәләр» медицина фестивале кысаларында 10-11 сыйныф укучылары өчен «Ачык ишекләр көне» үткәрелде.

Алар хастаханәнең баш табибы һәм биредә тәүлек әйләнәсе авыруларны дәвалаучы хезмәткәрләр белән таныштылар. 

Чыгарылыш сыйныф укучыларына яңа җиһазларны, тиздән районы халкы өчен эшли башлаячак томография кабинетын күрсәттеләр. Укучылар шулай ук лабораторияне карадылар, ашыгыч медицина ярдәме бүлегендә булдылар. 

Баш табиб Дамир Сөләйманов барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына алдагы имтиханнарда уңышлар теләде, табиб һөнәренә ия булучылар сафына кушылырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев