8 МАРТ УҢАЕННАН ҖЫРЧЫЛАР ИТЕКЛЕ ХОККЕЙ ТУРНИРЫНДА ЯРЫШТЫ
(Интертат)
- Илшат, физкульт сәламнәрне кабул итеп алыгыз. Уеннар имгәнүләрсез генә уздымы?
- Әйе, имгәнүләрсез узды. Һәр уенның үз кагыйдәсе бар бит аның. Турнирны оештырган вакытта иң беренче шул якны кайгыртырга кирәк. Бозга чыгар алдыннан кагыйдәләр белән танышып, башка махсус каскалар кидек. Аякта, әлбәттә, итек.
- Бозда итекле хоккей турниры оештыруны башлап йөрүче үзеңме?
- Әйе, үзем. Без өч ел рәттән Фидәрис Ганиев истәлегенә Сабада итекле хоккей турниры үткәрәбез. Быел бик зур масштабта үтте ул, район администрациясе дә уеннарга үз командасын куйган иде. Шуннан канатланып китеп, Казанда да үткәреп карыйсы килде. Артык хәрәкәт берәүгә дә комачауламый, шулай бит!
- Артистлардан кемнәр бар иде?
- Зөлфәт Зиннуров, Данир Сабиров, Фәнил Вакказов, Рәдиф Әүхәдиев, әле хатын-кыз җырчылар да чакырулы иде. Алар килеп җитә алмады. Алла бирса, киләсе елга итекле хоккей турнирын тагын да зуррак масштабта үткәрербез дип ышанам.
- Кемнәр җиңде соң?
- Әз генә өстенлек белән артистлар командасы җиңү яулады.
- Турнир күтәренке рухта тәмамланды димәк...
- Уен ахырында җиңүчеләрне билгеләдек, мактау кәгазьләре, медальләр, кубок һәм хатын-кызларыбызга 8 март уңаеннан бүләкләр тапшырдык, матур итеп чәй эчтек. Барысы да бик канәгать калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев