62 юл билгесе урнаштырылачак
Бу эшләргә 1 млн 155 мең сум акча каралган.
“Юл иминлеге куркынычсызлыгы” программасы кысаларында юл фонды средстволарына 62 юл билгесе урнаштырылачак. Бу эшләргә 1 млн 155 мең сум акча каралган. Мөслимнең Октябрь-Гагарин, Пушкин-Гагарин урамнары киселешендә ясалма калкулыклар эшләнәчәк. Тагын бер ясалма калкулык шушы көннәрдә Копператив-Татарстан урамнары киселешендә куелды.
Фото - Pixabay.com
Нет комментариев